Чиксез талантлар фестивале: Бөгелмә җиңүчеләр арасында

2019 елның 24 мае, җомга

"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында II Республика яшьләренең "Чиксез талантлар фестивале" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Фестивальнең сайлап алу этаплары агымдагы елның 9 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр узды. Жюри җиңүчеләрнең исемнәрен 28 мартта билгеләде. Алар арасында ундүрт яшьлек бөгелмәле Әминә Наил кызы Хәсәнова - "Радуга" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәт алучысы, ул "Музыка безне бәйләде" номинациясендә катнашты.  Әминә "Бу дөнья" композициясе белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International