Бөгелмәдә ведомствоара комиссия әгъзалары ТКХ өчен бурычлы кешеләр белән очрашты

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

"Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү үзәге" ДБУдә ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының торак урыннарында торучылар – ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары булган затлар чакырылган иде.

Һәр түләмәүче белән әҗәт барлыкка килүгә китергән тормыш хәлен ачыклау буенча шәхси әңгәмә үткәрелде. Утырыш барышында эшкә урнашу, аз керемле гражданнар категориясе буларак субсидияләр алу мөмкинлекләре каралды. Һәр бурычлыга карата әҗәтләрне бетерү максаты белән, барлык структураларны җәлеп итеп, юл карталары эшләнгән.

Соңыннан Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының торак урыннарын алучылар хокуклары һәм бурычлары һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International