Бөгелмәлеләр, сак булыгыз! Талпаннар

13 май 2019 ел., дүшәмбе

Газетабызның узган санында хәбәр иткәнчә, республикада, шул исәптән, Бөгелмәдә дә талпаннар активлашкан. Бу хакта Татарстан Республикасының территориаль "Роспотребнадзор" идарәсе җитәкчесе Владислав Долгих тагын бер тапкыр дәлилләде. Җитәкче хәбәр иткәнчә, Ленин урамындагы Балалар паркы, Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркы, Соколка тавына менә торган җирдәге җәяүлеләр юлы, Сабан туе аланы талпаннарга каршы махсус эшкәртелгән. Ничек кенә булмасын, кан эчүчеләрдән бөтенләй үк качып бетеп булмый. Шуңа күрә дә бу чорда урманга, урман-парк зоналарына, скверларга чыгудан тыелып торырга, чыкканда саклык чаралары күрергә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования