Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котлавы

8 май 2019 ел., чәршәмбе

Җиңү көне – Ватаныбызда һәм һәр гаиләдә иң кадерле, якты, изге бәйрәм ул. Барлык буыннарны берләштерә торган халык бәйрәме. Россия хәрби даны символы, совет сугышчыларының каһарманлыгы, фидакарьлеге билгесе, зур горурлык көне.

Ватан-Ана чакыруы буенча 15 мең якташыбыз ил сакларга киткән. Өчтән беренә сугыштан әйләнеп кайту насыйп булмаган. Сигез бөгелмәлегә Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелгән, йөзләгән якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнгән. 

Яу кырларында һәлак булганнарның якты истәлеген хәтерләрдә кадерләп саклау, янәшәбездә яшәүче ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәтү һәрберебезнең изге бурычы ул. Бөек Җиңү яулаганнары, әйтеп бетергесез фидакарьлек күрсәтеп. сугыштан соңгы коточкыч хәрабәләрдән илне торгызганнары, тыныч тормышта тырыш хезмәт белән Ватаныбызның куәтен арттырганнары өчен без алар алдында чиксез бурычлы. 

Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, шатлыклар һәм тыныч хезмәт хакына рухи күтәренкелек телим.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән!

Л. ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования