Бөгелмә делегациясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районы делегациясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Ветераннар өчен чара Казан шәһәрендәге М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Бәйрәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.  

«Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре, кадерле дуслар. Чын күңелдән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйм. 1945 елның 9 мае – безнең илебез өчен совет гаскәрләре фашизмны җиңеп чыккан һәм канкойгыч сугышка чик куйган тарихи вакыйга. Бу көн – бөтен халык шатлыгы, гомуммилли горурлык һәм бөек халкыбызның даны көне».

«Татарстанлылар Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч бәрелешләрендә катнашканнар, һәр икенче фронтовик иленә әйләнеп кайтмаган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Үзенең гомерен кызганмыйча Ватан өчен утка кергәннәр мәңге истә саклана».

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

«Кадерле ветераннар! Сезнең гомер – каһарманлык, батырлык һәм Ватан өчен фидакарьлек үрнәге! Без сезгә илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен чиксез рәхмәтле. Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер телим, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын», - диде Татарстан Республикасы Президенты, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы Президенты Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның туганнарына  дәүләт бүләкләре таныклыкларын тапшырды.  

Александр Невский ордены белән – Эзеков Павел Мироновичка (1945 елда вафат булган), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены – Хәйров Мөхлис Сәрвәр улы (1942 елда һәлак булган), «Батырлык өчен» медале белән Морозов Федор Сергеевич (1943 елда һәлак булган) бүләкләнде.

Тантанага 190 Бөек Ватан сугышы ветераны чакырылган.

Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерт программасы белән тәмамланды.  

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International