"СПИДка - юк!": БЭНЗда профилактик чара

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

СПИДка - юк! Әлеге чараны Бөгелмә электр насосы заводында шундый девиз астында үткәрделәр. Инициаторы - Бөгелмә муниципаль районының ведомствоара комиссиясе. Тематик форумда Әлмәт СПИД үзәге белгечләре, Бөгелмә сырхауханәсенең, тире-венерология үзәгенең һәм наркология үзәгенең табиблары катнаштылар.

Бөгелмәдә СПИД темасы кискен кала бирә. Шуңа профилактик чараларга да аерым игътибар бирелә. Әлмәт СПИД үзәге белгечләре мондый очрашуларны даими оештырып торалар. Тестлар үткәрәләр, кеше иммунодефициты вирусы турында база мәгълүматын үз эченә алган махсус әдәбият тараталар.

Профилактик эшләрнең төп максаты - бөгелмәлеләргә авыру һәм аны йоктыру ысуллары турында төп мәгълүматны җиткерү. Сәламәтлекне сатып алып булмый бит, аның турында кайгыртырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International