“Библиотөн–2019 ”

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Чараны ачу “Барлык һөнәрләр мөһим” флэшмобыннан башланып китте, анда техник-төзелеш көллиятенең актив студентлары пантомимда эшче белгечлекләрне тәкъдим иттеләр.

 “Сәхнәдә, сәхнә артында, өйдә” – Бөгелмә драма театры артистлары белән очрашу кичәсе яшьләр үзәге мәйданчыгында дәвам итте. Ирина Ныркова, Надежда Вышенская, Александр Бобейко һәм Илдар Вилданов профессиягә ничек килүләре, хезмәттәшләре белән эштәге һәм аннан читтәге мөнәсәбәтләре, мавыгулары һәм укуда кызыксынулары турында сөйләделәр. Ә соңыннан тамашачылар тирә-юньдә “П” хәрефенә башланган предметларны атап, мастер-класста катнаштылар. Тирә-юньдәге вакыйгаларны истә калдыра белү актерлык осталыгында сәхнә образын тирәнрәк һәм дөрес булдыруга ярдәм итә икән. Программаны “Модалы дефиле” дәвам итте. Биредә техник -төзелеш көллиятендә белем алучы тегү производствосының булачак технологлары эшлекле һәм джинс киемнәре коллекциясен күрсәттеләр.

Хокукый мәгълүмат үзәге мәйданчыгы музыка һәм бию сөючеләрне “Концертино” музыкаль программасына җыйды, алар өчен 2нче балалар сәнгать мәктәбенең “Задоринка” ансамбле – скрипкачылар, флейтачылар һәм вокалистлар чыгыш ясады. Биредә үк иҗат яратучылар “Маски театрные, маски карнавальные” мастер-классында тозлы камырдан ясалган битлекне буяу мөмкинлегенә ия булдылар.  

Абонемент мәйданчыгы “Барлык эшләр дә яхшы” мастер-классын тәкъдим итте. Кәсепчеләр йорты хезмәткәрләренең агач кисүе һәм фетрдан китап кыстыргычлары ясавы, техник-төзелеш көллияте осталарының “АртМасс” декоратив катламыннан эшләнмәләр булдыруы балаларны гына түгел, яшүсмерләрне дә җәлеп итте.

Туган якны өйрәнүчеләр “Без бу шәһәрдә яшибез” викторинасының барлык сорауларына дөрес җавап биреп, Ярослав Гашек музеена билет ала алдылар, шулай ук музей хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән “Ярослав Гашек. Легенда һәм фактлар” күчмә күргәзмәсен карый алдылар. 

Кич буе төрле акцияләр уздырылды, шуларның берсе – “Дустыңны китапханәгә яз”. Нәтиҗәдә, 48 кеше үзәк китапханә укучылары булдылар. “Любимый книжный” кибете белән берлектә, “Балаларга китап бүләк ит” акциясе үткәрелде. Теләге булган һәркем “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр өчен китап сатып алып, бүләк итә алды. Игътибар һәм кайгыртучанлык көткән балалар һәм яшүсмерләргә 33 яңа китап тапшырылачак. Һәр кеше төзүче киемендә корал белән фотога төште, “Профstail” һәм “Юбиляр белән Селфи” фотозонарында селфи ясый алды.   

Кунаклар нәниләрен “Библионяня”да калдырып, рәхәтләнеп мәйданчыкларны карадылар. Чараның иң кечкенә катнашучылары үзләрен Шәүлә театры актерлары ролендә сынап карадылар, рәсемнәр ясадылар, пазллар җыйдылар, өстәл уеннары уйнадылар һәм әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр.

Кич буе китапханә фойесында театр буфеты эшләде, теләүчеләр гастрономия, театр һәм әдәби квизбук сорауларына җавап биреп, жетоннар һәм призлар алдылар.

 “Китап чынбарлыгы” интерактивы үзенең үзенчәлекле булуы белән җәлеп итте. Һәр кеше китап исен тоя, аңа кереп карый, авторын һәм исемен билгели алды.

Кискен хис-кичерешләр яратучылар китапханә фондын карый –  караңгыда стеллажлар арасыннан – китапханә лабиринтыннан уза алдылар, сорауларга җавап биреп, каршылыкларны җиңделәр, ә “Серле бүлмә” янында кабат зур чират җыелды. Бу юлы Китап патшабикәсе иң элек китап-фаразлауны сайларга тәкъдим итте. Бу Омар Хайямның шигырьләр җыентыгы, Н. Гогольнең “Үле җаннар” яки А. Пушкинның “Евгений Онегин” китабы була алды. Фаразлаучы тарафыннан тәфсилләп бирелгән китаптагы бер юл борчыган сорауга җавап бирергә, тормыш хәлен төзәтергә ярдәм итте.

 Һәркем “Безгә сезнең фикерегез мөһим” стендында үз фикерен калдыра алды. “Шәп!”, “Супер!”, “Һәр җомга шулай булсын иде!” – күпсанлы бәяләмәләрнең кайберләре генә.

 “Библиотөн–2019” “Кот в мешке” аукционы белән тәмамланды, катнашучылар жетоннарны лотларга – китапларга, канцелярия товарларына, татлы призларга һәм “Мадагаскар” кинотеатрына билетларга алыштыра алды.

Ел саен акция 300дән артык катнашучыны җыя һәм без уку һәм сәнгать бөгелмәлеләр арасында популярлык казаныр дип өметләнәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International