Бөгелмәлеләргә экология сораулары буенча консультация бирәчәкләр

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

24 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетында (Гафиятуллин ур., 7 йорт, 312 нче кабинет) кабул итү булачак, дип хәбәр итә ТР ЭТБМ матбугат хезмәте.

Табигать саклау законнары мәсьәләләре буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк - Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов, Татар табигатьне саклау районара прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов консультация бирәчәк.

Очрашуга алдан язылу 8(8553) 33-03-26 телефоны яки Бөгелмә шәһәрендә 8(85594) 4-38-65 телефоны буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International