Бөгелмәдә Җирле үзидарә хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 21 апреле, якшәмбе

Бөгелмәдә дә Җирле үзидарә хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Тантаналы чара А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрында узды.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан, муниципалитет хезмәткәрләре мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия булдылар.

-         Бүген хакимият органнары хезмәткәрләре өстенә зур җаваплылык йөкләнә: яңа бурычлар барлыкка килеп кенә тора, төрле дәрәҗәләрдә законнар үзгәрә, шул ук вакытта җәмгыять җитәкчеләренең үз вазифаларын яхшы башкаруына таләпчәнлеге арта. Безгә бергәләп Бөгелмә муниципаль районы халкы өчен яңа заманча эш формалары һәм методлары эзләргә кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы Линар Закиров.

Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 10 июнендә Россия Президенты рәсми бәйрәм – Җирле үзидарә хезмәткәрләре көнен гамәлгә кертү турындагы указга кул куйды. Бу документта әйтелгәнчә, яңа дата календарьга “Җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократия һәм гражданнар җәмгыятен үстерү максатларында булдырыла”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International