Педагоглар, «Ялкын» социаль приюты тәрбияләнүчеләре, ата-аналары белән берлектә, үзләренең экологик-табигать саклау инициативаларын тормышка ашыру максатыннан, #ЭКОяз акциясенә кушылды.
"Минем өчен мөһим әйбер – бөтен кеше өчен дә мөһим" акциясендә катнашучылар территорияне иске яфраклардан чистарттылар, йорт яны участогында үсентеләр утырту өчен клумбалар әзерләделәр; импровизацияләнгән агроферма урнаштырдылар.