"Бөгелмә РҮХ" ДАССОның түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Лилия Кадыйрова "Ел менеджеры - 2018" Россия конкурсының "Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры" номинациясендә җиңүче булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү дүшәмбе көнне Мәскәүдә - Россия фәннәр Академиясенең Үзәк галимнәр йортында узды.