4-5 майда Татарстан башкаласында Ак Барс банкы 2019 Казан марафоны узачак, аның кысаларында чараны оештыру комитеты Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге исеменә конкурс үткәрү турында игълан итте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча республиканың өч районында универсаль спорт мәйданчыклары төзеләчәк.
Катнашу өчен теркәлергә һәм турнир расписаниесе, үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүмат алырга Казан марафонының рәсми сайтында була: www.kazanmarathon.org