Генераль җыештыру: Бөгелмәдә санитар-экологик икеайлык

2019 елның 12 апреле, җомга

1 апрельдә Бөгелмә муниципаль районында, бөтен республика буенча кебек үк, санитар-экологик икеайлык старт алды. 31 майга кадәр күмәк көч белән скверларда, ишегалларында һәм башка территорияләрдә тәртип урнаштырачаклар.

Санитар-экологик икеайлык үткәрү, шулай ук Бөгелмә мэриясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләләре буенча торак-коммуналь хуҗалык оешмалары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Гадел Галиуллин үткәрде.

« 2019 елның 6, 13, 20, 27, 30 апрель һәм 7, 24, 31 май көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр катнашында, шулай ук шәһәр һәм район халкын җәлеп итеп гомумшәһәр һәм район өмәләре игълан ителде. Капчыкларда җыелган чүп-чар үзәктән шәһәр урамнарыннан бары шимбә көне дип игълан ителгән көннәрдә генә чыгарылачак. Бу барлык милек формасындагы предприятиеләргә кагыла», - дип аңлатты Михаил Конков.

Өмәләр чорында чүп-чарны «ГРИНТ»ТКО-ҖЧҖ алып барачак. Икеайлык чорында хезмәт көчәйтелгән режимда эшләячәк, шул исәптән чүпне күп фатирлы йортларның контейнер мәйданчыкларыннан чыгару буенча да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International