Бүген һәм иртәгә: Бөгелмәдә объектларны реконструкцияләү һәм төзү

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Сәүдә объектлары төзелешенә рөхсәт бирү өчен кайбер проектлары белән шәхсән танышты.

- Районыбызның икътисады үсә. Эшмәкәрләр яңа сәүдә объектларын ачуга үз акчаларын салырга әзер. Бу, беренче чиратта, бездә стагнация юк дигән сүз. Шәһәр үсеш ала, икътисад тотрыклылана. Бүгенге көндә кече һәм урта бизнесның өлеше 25 процент тирәсе тәшкил итә, - дип билгеләп үтте Линар Закиров.

«Төзелеш мохите» кысаларында муниципаль район башлыгы ремонт таләп итүче күпфатирлы йортларда да булды. Шәһәр башлыгына Дзержинский урамының 2нче йортында яшәүче Сәяр Исахановадан фасадны җылыту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килеп ирешкән. Әлеге мөрәҗәгатне Линар Закиров читтә калдырмаган. Йорт чагыштырмача күптән түгел төзелгән, әмма ремонт эшләре инде таләп ителә икән.

Мэрга шулай ук Комаров урамының 26нчы йортында гомер итүче бер ханым да мөрәҗәгать иткән. Әлеге өч катлы 24 фатирлы йорт 1986 елда төзелгән. Югары катларда яшәүчеләрнең проблемасы – түбәдән су агу. Урында карар кабул ителде – йорт 2020 елга капиталь ремонт программасына кертеләчәк. Шундый ук килешү Киров урамының 24нче номерлы йорты буенча да төзелде.

- Без шәһәр һәм районда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны 70%ка үтәдек. Әлбәттә, проблемалар бар әле. Шуңа да карамастан, торак фонды шактый яңарды һәм тагын да яңартылачак. Ел саен безнең муниципаль районга, капиталь ремонт программасы кысаларында, 200 мең сумга якын акча бүлеп бирелә. Узган ел балалар бакчалары буенча да эшләрне башлап җибәрдек. 2018 елда без 3 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ремонтладык, быел 4 балалар бакчасында ремонт эшләре башкарабыз, - диде Линар Закиров. 

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 40 республика программасыннан 25 программаны гамәлгә ашыру планлаштырылган.  4 ел эчендә – 2015 елдан 2018 елга кадәр –униципаль районга 4,6 миллиард сумнан артык инвестиция чаралары җәлеп ителгән. Бу вакыт эчендә 446 социаль әһәмияткә ия объект ремонтланган һәм төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International