Гаилә мәсьәләләре буенча кайнар линия: консультатив ярдәм

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

"Кайнар линия» телефоны кысаларында гаилә иминсезлеге ситуациясенә, аны булдырмау буенча профилактик чараларга, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын саклауга, гаилә низаглары ситуациясендә бала хокукларын саклауга кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

Эш планы нигезендә, гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә, бала хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлауга, әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «кайнар линия» телефоннары эше оештырылачак 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International