Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге дежур бүлегенә 56 яшьлек хатын-кыз үзенә карата мошенниклык гамәлләре кылу турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче «савыктыручылар» белән телефон аша аралашу сеанслары нәтиҗәсендә. үз акчаларыннан колак кагуы турында хәбәр итә.
Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы республика халкына телевидение, радио, шулай ук интернет челтәрендә яман шешләрдән дәвалау вәгъдә итүче ялган экстрасенсларга ышанмаска киңәш итә. Исегездә тотыгыз, бу мошенниклык! «Экстрасенс» хезмәтләре өчен акчаны билгесез исәп-хисап счетларына күчермәгез һәм арадашчыларга тапшырмагыз! Акча күчерү турында телефон аша килгән хәбәрләргә җавап бирмәгез, аларның таләпләрен үтәмәгез!