Минималь хезмәт хакыннан түбән хезмәт хакы алучы бөгелмәлеләр өчен кайнар линия

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 12000 сум күләмендә билгеләнә.

Айлык хезмәт хакы (шул исәптән кызыксындыру һәм компенсацион түләүләрне дә исәпкә алып) бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын эшләгән һәм хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (хезмәт вазыйфаларын) минималь хезмәт хакыннан түбән була алмый.

Минималь хезмәт хакы һәм конвертта хезмәт хакы алучы бөгелмәлеләр 4-38-65 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук «соры» хезмәт базары юнәлеше буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгать калдырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International