"Ел тәрбиячесе" республика һөнәри конкурсының зона этабы тәмамланды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 108 педагогы катнашты. 11-15 мартта Казанда узачак конкурсның финалында зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 20 конкурсант катнашачак.
Республикадан җыелган 20 финалист арасында - Бөгелмә тәрбиячесе Ксения Слинько. Ул 32-нче номерлы "Непоседа" балалар бакчасында эшли. Тәрбияченең педагогик стажы 9 ел тәшкил итә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте