Бөгелмәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан митинг узачак

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә, «Сугышчан туганлык» мемориалы янында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган митинг узачак. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чарада катнашачак. Митинг 15 февральдә сәгать 10.00да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International