Пионерлар – Бөек Ватан сугышы геройлары

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Икенче ел рәттән үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар белән берлектә, “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” дигән Бөтенроссия акциясендә катнаша. Ул СССР Югары Советы Президиумы Указы белән билгеләнгән “Ватан сугышы партизанына” медале (1943 елның 2 февралендә) датасына һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизан һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган. Сугыш елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнгән: алар – партия хәрәкәтен оештыручылар һәм җитәкчеләр, партизан отрядлары командирлары, аеруча аерылып торган партизаннар һәм разведчиклар.
Акция кысаларында, төрле яшьтәге укучыларга “Пионерлар – Бөек Ватан сугышы геройлары” интерактив альбомы тәкъдим ителде һәм яшь геройларның: Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Зилә Портнованың батырлыклары, “Яшь гвардия” әгъзалары турында сөйләнде. Аларның балачагы зур сынаулар белән тулы була һәм бу безнең зур ил тарихында, аның кечкенә балалары – гади малайлар һәм кызлар язмышында зур эз калдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International