"Голос Бугульмы 2018" шәһәр конкурсының җиңүчесе билгеләнде

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Техника йорты сәхнәсендә "Голос Бугульмы 201ачык шәһәр конкурсының йомгаклау этабы узды.

Менә өченче сезон инде проект талантлы җырчыларны ача, яшьләрне иҗатка һәм мәдәнияткә җәлеп итә. Исегезгә төшерәбез, узган еллар конкурсында Анна Можаева, Анастасия Беседина җиңү яулады инде. Шулай ук финалга чыгучылар - Рөстәм Неонов, Олеся Горшенина, Зөлфия Хисамова, Екатерина Конакова һәм башка яшь иҗади балалар. Проектта катнашу күп кенә вокалчылар өчен яңа проектлар, яңа идеяләрне гамәлгә ашыру өчен старт мәйданчыгы булды. Мәсәлән, «Голос Бугульмы» проектының «Тамашачы мәхәббәте» призы иясе Владимир Скрипаль (Лениногорск шәһәре), бүген күпләргә НТВ каналының «Син супер! проекты аша таныш.

Узган елның октябрь аеннан ук Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәттән 28 конкурсант язылган сукыр тыңлаулар башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International