Бөгелмә тәртип сакчылары эшкә йомгак ясадылар

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге бинасында 2018 ел эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Айрат Багауов, Бөгелмә район суды рәисе Ленар Хәсәнов һәм Бөгелмә прокуроры Валерий Кузьмин катнашты.

Узган чорда оператив-хезмәт эшчәнлегенең торышы турындагы доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айрат Багауов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Бөгелмә муниципаль районында оператив хәл тотрыклы булып кала. Теркәлгән җинаятьләр саны узган ел дәрәҗәсендә калган, тикшерелә торган җинаятьләр саны 8,8% ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International