Бөгелмәлеләр, игътибарлы һәм сак булыгыз, көчле явым-төшемнәр көтелә!

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча начар метеорологик күренешләр көтелә.

16 гыйнварда көндез, төнлә - 2019 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә кар һәм юеш кар явуы көтелә: күз күреме 500 метрга кадәр начарая, буран, бозлавык, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, урыны белән 23 метрга кадәр, юлларда кар көртләре, бозлавык.    

Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы -3..-8˚, ТР көнбатышында аязайган вакытта -13˚.

Урам һәм юллар буйлап барганда игътибарлы һәм сак булыгыз. Урамда булганда, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары янында йөрүдән сакланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ышаныч телефоны: 8(843) 227-46-96

Татарстан Республикасы буенча 11 нче ФПС отрядының 64 янгын сүндерү-коткару бүлеге телефоны: 8 (85594) 6-98-38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International