Прокуратура органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бөгелмә шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

2019 елда Россия прокуратурасы оешуга 297 ел тулуны билгеләп үтә. Өч йөз еллар дәвамында бу мөһим дәүләт институты Законлылык һәм хокук тәртибе сагында тора, дәүләтебезнең һәм җәмгыятьнең хокукый нигезләрен саклый. Бүген прокуратураның роле тормышның барлык өлкәләрендә дә, хокукый җайга салуның барлык тармакларында да диярлек сизелә һәм әһәмиятле.

Бөгелмә шәһәре прокуратурасы ветераннарына барлык көчләрен Законга хезмәт итәргә биргәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Буыннар арасындагы тыгыз бәйләнеш нәтиҗәсендә прокурорларның аерым холкы формалашкан, аңа ныклык, намуслылык, принципиальлек һәм эшкә профессиональ мөнәсәбәт хас.

Барыгызга да бәхет, ныклы сәламәтлек, куелган максатларга ирешүегезне телим һәм сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, яхшылык, гармония, иминлек телим!

Шәһәр прокуроры

юстициянең өлкән киңәшчесе

В.В Кузьмин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International