"Бөгелмәгаз" идарәсендә 2018 елга йомгак ясадылар

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бөгелмәдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковның "Бөгелмагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе, «Лениногорскгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе хезмәт коллективлары белән очрашуы узды. Анда 2018 елга йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр. Очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Бөгелмагаз» идарәсенең техник хезмәт күрсәтү һәм газ белән тәэмин итү зонасына дүрт административ район керә: Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы. Хезмәткәрләр саны 538 кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International