Чана җигегез! Төгәлрәге, чаналар ясагыз, күңелле дуслар туплагыз, чана фестивалендә таудан төшеп кенә дә акча отарга була бит. Приз фонды-110 000 сум.
Менә инде өченче тапкыр Мамадыш таулардан шууны яратучыларны каршы ала. Җиңүчеләрне тавыш бирү ярдәмендә һәм компетентлы жюри билгеләячәк. Сайлап алуның төп критерийлары - кызыклы конструкторлык идеясе, креатив экипировка. Гаризалар 22 гыйнварга кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә www.sunny-fest.ru
Чаналарны әзерләгез, дусларыгызны җыйыгыз һәм кунакларны 26 гыйнвар көнне Мамадыш шәһәре, Совет һәм Гагарин урамнары киселешендә (шәһәрнең үзәк, җәяүлеләр урамы)шак-каттырыгыз. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.