Узган шимбә көнне Бөгелмәдә Үзәк мәйданда быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Җирле 46 товар җитештерүче ит, карабодай, казылык әйберләре, сөт продуктлары, бал, балык һ.б. сата алды. Ярминкә нәтиҗәләре буенча эшмәкәрләрнең гомуми кереме 1 миллион 424 мең сум тәшкил иткән.
Көзге сезон башыннан Бөгелмәдә барлыгы 7 ярминкә үткәрелде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең табышы 14 миллион сумнан артык тәшкил иткән.