Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне: Бөгелмәдә профилактик чараларга старт бирелде

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чараларга старт бирелде, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Китап күргәзмәсеннән алып түгәрәк өстәлгә кадәр 400дән артык чара мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә үткәрү планлаштырыла һәм алар беренче чиратта, коррупциягә тискәре караш формалаштыру, гражданнарны һәм үсеп килүче буынны хокукый яктан агарту өчен юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International