Алиментлардан "качучылар": Бөгелмәдә комиссия эше

6 декабрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан, балигъ булмаган балалар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, гражданнарны бердәм кабул итү көне узды.

Гражданнарны кабул итүдә Бөгелмә шәһәре прокуроры Валерий Кузьмин, Бөгелмә районы суд приставлары хезмәте бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Бөгелмә муниципаль районының опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования