Бөгелмә районы башлыгы төзекләндерелгән поликлиниканы ачу тантанасында катнашты

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәр поликлиникасының торышы мактанырлык түгел иде, аңа күптәннән ремонт таләп ителде. Ниһаять, быел аның тышкы күренеше, эчке бизәлеше бик нык үзгәрде, кайбер бүлмәләр яңача җиһазланды. Дөресен генә әйткәндә, ул заманча кыяфәт алды.
28 ноябрь көнне Бөгелмәдә зур әһәмияткә ия тантаналы вакыйга булды. Реконструкция эшләреннән соң, “Бөгелмә үзәк район хастәханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе составындагы үзәк поликлиника үз ишекләрен ачты. Бу – шәһәр һәм районның социаль тормышында яңа мөһим этап – сәламәтлек саклау үсешендә тагын бер адым, төзүчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм җитәкчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Поликлиника үз эшчәнлеген 1977 елның 5 декабрендә башлый. Аның составына балалар поликлиникасы филиалы, хатын-кызлар консультациясе, стоматология, яшьләргә дустанә клиника, кризислы йөклелек кабинеты, сәламәтлек үзәге керә. Поликлиника хезмәткәрләре 2 сменада эшләп, уртача 1 400 кешегә хезмәт күрсәтәләр.
2011–2013 елларда поликлиникада «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең хәйрия чаралары хисабына берничә катка һәм түбәгә капиталь ремонт уза. 2018 елда, ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, шәһәр поликлиникасы бинасына масштаблы капиталь ремонт үткәрелде. Бу максатларга 56 миллион 576,5 мең сум акча тотылган. Әлеге финанс ярдәме кысаларында, инженерлык челтәрләрен алыштыруны да кертеп, 1нче, 2нче катларга, холлга, регистратурага һәм җиде катлы бинаның тышкы ягына тулысынча ремонт ясалган.
Төзекләндерелгән поликлиниканы ачу тантанасында район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та катнашты:
– Поликлиника бинасына 40 елдан артык һәм бу – беренче зур масштаблы капиталь ремонт. Бүген яңартылган поликлиника үз ишекләрен ача. Без бу турыда күптән хыялландык, ниһаять, теләгебез тормышка ашты һәм моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Ул безнең үтенечне, сорауны читкә какмады. Бу поликлиника медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Бөгелмәлеләрнең бирегә нинди кәеф белән килүе сезнең елмаюдан, изге сүзегнездән, эшегезне яратуыгыздан торачак. Бәйрәм котлы булсын.
Тантана барышында район башлыгы биредә эшен җиренә җиткереп башкарган подряд оешмасына – җаваплылыгы чикләнгән “Феликс” җәмгыятенә рәхмәтен җиткереп, аның җитәкчесе Илхом Бекешовка Рәхмәт хаты тапшырды. 
Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Илнар Вилданов тантанада катнашучыларны сәламләп, Президентка, район башлыгына медицинага күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде:
– Президент программасы, иң беренче чиратта, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатын күздә тота. Моның өчен бик яхшы шартлар булдырылды: матур биналар, уңай бүлмәләр, яхшы җиһазлар. Бу эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтебез чиксез, – дип, уй-фикерләре белән уртаклашты ул.
Поликлиниканы карау барышында Бөгелмә мэры табиблар һәм пациентлар белән әңгәмә корды. 
– Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән поликлиника зур үзгәрешләр кичерде. Хәзерге вакытта кабинетлар һәм холлар соңгы техника белән җиһазландырылган, табиблар эше өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган. Поликлиника коллективына тотрыклы эш, ә пациентларга сәламәтлек телим, – дип, изге теләкләрен җиткерде Линар Рөстәм улы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «ТР амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь ремонтлау» республика программасын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә муниципаль районында барлык беренчел звенога – балалар поликлиникасы, туберкулезга каршы һәм тире-венерология диспансерларына капиталь ремонт ясалган. Алда – медицина оешмаларының стационар бүлекләрен реконструкцияләү буенча масштаблы эшләр.
Яңа поликлиниканың пациентларга сыйфатлы ярдәм күрсәтүдә ярдәм итәчәгенә ышанып, ремонт эшләре халык тарафыннан яхшы бәяләнер дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International