Якташыбыз – Бөтенроссия съезды делегаты

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Мәскәүдә клуб учреждениеләре директорларының Бөтенроссия съезды узды. Ул Россия мәдәнияте тарихында беренче тапкыр үтте һәм Россия клублары җитәкчеләрен берләштерде. Съездны оештыручылар – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе һәм В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты.

Съезд эшендә Россия Федерациясенең 78 субъектыннан 260 кеше катнашты – 19 республика, 7 төбәк, 45 өлкә, федераль әһәмияттәге ике шәһәр һәм өч автоном округ. Татарстан Республикасын Аксубай, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән муниципаль районнары һәм Казан шәһәре клуб учреждениеләренең биш җитәкчесеннән торган делегация тәкъдим итте. Безнең районнан съезд делегаты итеп «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ирина Петровна Ибәтуллина сайланды.

Утырышта Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы вәкилләре – мәдәният министры урынбасарлары Ольга Ярилова һәм Павел Степанов, Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе урынбасары Ольга Казакова, В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртов катнашты.

Клуб хезмәткәрләре «Кече Ватан мәдәнияте» Бөтенроссия проектын тормышка ашыруның башлангыч нәтиҗәләре, яңа инновацион эш формалары, шулай ук «Мәдәният» милли проектына кертелүче чаралар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International