Бөгелмәлеләр батутта сикерү буенча дөнья беренчелегендә "бронза " яулады

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

15-18 ноябрьдә Санкт-Петербургта батуттан сикерү буенча дөнья беренчелеге узды.

Бөгелмә шәһәренең 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илдан Махиянов батуттан сикерү буенча дөнья беренчелегенең бронза медален яулады. Нәтиҗәләр буенча яшь атлет судьялардан 50,645 бал алды. Җиңү өчен барлыгы 30 илдән 56 катнашучы көрәште.

Ярышларның соңгы көнендә Илдан Махиянов, Жан Сөләйманов белән бергә, батутта синхрон сикерүдә бронза медаль алдылар. Илдан һәм Жанның тренер-укытучысы - Рәмилә Уразгильдина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International