Бөтен дөнья белән: 9 яшьлек кызчыкка ярдәм йөзеннән хәйрия матчы

2018 елның 16 ноябре, җомга

2018 елның 17 ноябрендә 12:00 сәгатьтә Бөгелмә боз сараенда хоккей буенча хәйрия матчы узачак. Программада фигуристлар чыгышы һәм тимераякта массакүләм шуу да каралган.

Җыелган акчалар "ТНГ-Групп" хезмәткәренең баласын дәвалауга итәчәк, аңа махсуслаштырылган инвалид коляскасы кирәк. Аның бәясе ике йөз мең сум.

Фирүзә Юнысовага тугыз яшь. Сабый вакытта аңа "лейкоз"диагнозы куялар. Кан яман шешен сабый җиңде диярлек: бүген ул ремиссия хәлендә. Әмма бәясе бик югары : Фирүзә йөри алмый. Бала инде бик күп операцияләр кичергән һәм алда да алар күп. Кыз үзлегеннән хәрәкәтләнә алсын өчен махсус коляска бик кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International