"Бөгелмә-Рунако" командасы - Югары лига командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионы

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Үткән шимбәдә "Бөгелмә-Рунако" командасы чемпион титулын яулады.

"Бөгелмә-Рунако" командасы Чаллының "Камаз" командасын 1:0 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр Югары лига командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионы титулын яулады.

Бу бөгелмәләрнең әлеге сезонда яулаган өченче трофейлары. Моңа кадәр рунаковчылар 2018 елның ТР кубогын һәм суперкубогын яулаган иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International