Чанаңны җәйдән әзерлә: Бөгелмәдә кар чистарту техникасының әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 19 октябре, җомга

Халык “Чанаңны җәйдән әзерлә” дигән. Шәһәр территориясеннән кар чыгару һәм чистарту коммуналь хуҗалыклары кар чистарту техникасы парады уздырды. Аларның кар сезонына әзерлеген Бөгелмә мэры Линар Закиров тикшерде.
Смотр-парадка 32 берәмлек техника чыгарылган иде, аларның 9ы – ТСЖ идарәче компаниясенеке. Тагын 8е – ишегалларын чистарту өчен арендага алынган. Шуңа да карамастан, шәһәр хакимияте алга таба да кар чистарту техникасын яңартырга ниятли. Бөгелмәлеләрнең йорт тирәсе территорияләрен кул белән эшләүче 190 ишегалды җыештыручы тәртиптә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International