Төзелеш мохите: балалар бакчасы, ресурс үзәге, мобиль чаңгы базасы

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Атна башында район башлыгы Линар Закиров “Төзелеш мохите” кысаларында шәһәр объектларын карап узды.
Яңа “чаңгы базасы”
Кызылармиячеләр урамындагы паркта саф һава суларга яратучылар инде күрергә өлгергәндер: парк территориясендә кечкенә генә матур йорт пәйда булды.
Бу корылма – модульле чаңгы базасы
- Модульле чаңгы базасы турында инде күптән уйлана идек. Берничә урын каралды, иң уңышлысы дип, Мәдәният һәм ял паркы табылды. Чөнки биредә ел фасылының кайсы ае гына булмасын, гел кеше күп. Бирегә еш кына спорт төрләре белән шөгыльләнергә киләләр. Якын-тирә мәктәпләр дә физик культура дәресләрен паркта уздыра, – диде район башлыгы Линар Закиров.
Барлык уңайлыклар да булган чаңгы базасы быелгы кышта эшли башлаячак. Анда санитар челтәрләр, душ, чишенү бүлмәләре бар. Һәм базага 100 пар чаңгы кайтарылачак. Теләге булган һәркем кышын арендага чаңгы ала алачак. 

Заманча уку үзәге
Аннары район башлыгы Бөгелмә машина төзелеш техникумындагы ресурслар үзәгенә юл алды. 
Биредә ремонт эшләре төгәлләнгән, уку бүлмәләренә җиһазлар кайтарасы гына калган. Ресурслар үзәге техникумга зур мөмкинлекләр бирә. Алар хәзер биредә универсаль белгечләр үстерә ала.
- Алар технолог та, механик та, электрик та булачак. Беренче төркемгә 25 кеше җыелды. Мондый белгечлек Россия буенча бары унлап уку йортында гына бар, – дип белдерде Бөгелмә машина төзелеш техникумы директоры Ирек Хабипов.
- Бу проектны бездә төзергә рөхсәт алу өчен озак тырыштык. Бөгелмә машина төзелеш техникумында ресурс үзәге проекты инде тормышка ашырылган. Ул финиш ноктасына якынлашып килә. Җиһазлар килеп җитәсе генә калды. Әлеге үзәккә без зур өметләр баглыйбыз, – дип белдерде район башлыгы Линар Закиров. 

Кояш кебек балкып
Тукай урамында урнашкан 6нчы “Дюймовочка” балалар бакчасы хәзер балаларны кояш кебек балкып каршы ала. Ул ерактан ук нур чәчеп, “биредә ремонт эшләре узды” дип кычкырып тора.
Дюймовочкалылар район башлыгы килүгә ныклап әзерләнгән. Ишек төбеннән үк алар кунакларны шарлар, шигырьләр һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Балалар бакчасы җитәкчелеге подрядчы оешма “СМП-189” җәмгыяте вәкилләренә һәм район башлыгы Линар Закировка җылы сүзләр белән Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Рәхмәт укымаслык та түгел. Ремонтка кадәр бинаның халәте бик начар булган, түбәдән су аккан, хәтта кайбер бүлмәләрдә күгәрекләр дә барлыкка килә башлаган булган. 
- Ремонттан соң бинага керүе рәхәт. Тәрбия бирү учреждениеләре күптән капиталь ремонтка мохтаҗ иде. Быел 3 балалар бакчасын уңышлы гына ремонтлап чыктык. Хәзер алар гел икенче якты төсләр белән балкый, бирегә йөрүче балаларның гына түгел, ә аларның әти-әниләрнең дә кәефен күтәрә. Әлеге программа алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез. Авыр хәлдәге булган учреждениеләр саны бездә әле байтак, - дип белдерде Линар Закиров.

Яңа сату үзәге көтелә
Бөгелмәдә шәхси эшмәкәрләргә юл ачык. Җәлил урамы белән Нефтьчеләр урамы кисешкән урында урнашкан зур иске бина тиздән яңа сулыш алырга мөмкин.
Бу ярымҗимерек бинаны сатып алып, сәүдә үзәгенә әйләндерергә теләүчеләр бар. 
- “Төзелеш мохите” кысаларында кече һәм урта бизнес мәйданнарын карап уздык. Шуларның берсе – зур сәүдә йорты проекты. Шәһәр мондый сәүдә йортына мохтаҗ. Ләкин әлегә төгәл генә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Алга таба ничек булыр, чөнки әлеге проект бик зур финанслар таләп итә. Ләкин, шуңа да карамастан, территория хуҗаларының теләге зур, – үз фикерен җиткерде Линар Закиров.

“Энергетик” стадионы
Инде ничә еллар узып та бара. “Энергетик” стадионында эшләр азагына җитәргә әле ашыкмый дисәк, ялгыш булмас. Тагын бераз көтәсе бар.
- Стадионны реконструкцияләү ел ярым-ике ел вакытны алыр дип планлаштырган идек. Ләкин эшләр башланып китү белән төзүчеләр төрле авырлыклар белән очрашты. Заманында стадион проект буенча төзелмәгән, туры килми торган туфрак, бетон нигезе юк. Төп бинасы да ремонтка мохтаҗ. Киләсе елның көзендә без бу объектта эшләрне төгәлләргә тиеш, - дип белдерде Линар Закиров.
Стадион тирәсендә буш урыннар күп. Анда спорт мәйданчыклары төзергә теләүчеләр бар. “Төзелеш мохите” кысаларында аларны ничек урнаштыру турында фикер алыштылар. Әлбәттә, болар барысы да – әле планда, шулай да серне ачабыз. “Энергетик” стадионының кече футбол мәйданчыгы урнашкан якта якын киләчәктә зур теннис, волейбол һәм пляж волейболы мәйданчыклары пәйда булуы көтелә.

Этләрен саф һавада йөртергә теләүчеләр өчен дә мәйдан бар. Ләкин аны финансларга теләүчеләр кирәк.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

"Бөгелмә авазы".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International