Бөгелмәдә алимент бурычларын түләттерү буенча төркем эшли

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бөгелмәдә август аенда алимент бурычларын түләттерү эше буенча төркем барлыкка килде. Бүген планны тормышка ашыру буенча, алимент түләмәүчеләр адреслары буенча рейд үтте.
Искәртеп үтәбез, хәзерге вакытта Бөгелмә районының суд приставлары хезмәте бүлегендә алимент түләмәүчеләргә кагылышлы 691 эш бар, әҗәтләр 67 миллион сум тәшкил итә.
Әлеге юнәлештә ел башыннан Бөгелмәдә 67 кеше административ хокук бозу кодексы, 24 кеше җинаять кодексы буенча җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International