Авыл ничек яши: Березовка авыл җирлеге эше нәтиҗәләре буенча

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Авыл составына бүгенге көндә 5 торак пункт керә. Алар: Березовка, Подлесный, Прогресс, Таллы Бүләк һәм Солдат Писмәнкәсе.

Халык саны күп булганлыкка күрә, Березовка авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының вазифасы ул алар белән эшләү. 2018 елның узган айлырында 6 язма мөрәҗәгать килеп ирешкән. 17 кеше авыл җирлеге башлыгы белән шәхси очрашып мөрәҗәгать иткән. Авыл җирлегендә ике балалар бакчасы эшли, анда 110 бала йөри. Березовка башлангыч мәктәбе, өч фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, өч авыл мәдәният йорты, ике китапханә һәм 4 кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Дәүләт программалары ярдәмендә аларның күбесе инде яңа төсмер алган.

Бүгенге көндә 1 035 хуҗалык бар, 2018 елның 1 июленә аларда 216 баш мөгезле эре терлек, 69 баш дуңгыз, 470 баш сарык һәм кәҗә, 2 601 баш кош-корт һәм 6 ат асрыйлар. 8 крестьян-фермерлык хуҗалыгы көн күрә. Аларның барысы да эре мөгезле терлек үстереп сату һәм авыл хуҗалыгы культуралары үстерү белән шөгыльләнә.

- Фермерлар дәүләт тарафыннан грант алу мөмкинлекләрен дә кулдан ычкындырмый. Быел крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Динар

Җамалетдинов – безнең районнан грантка ия булучыларның берсе. “Башлангыч фермер” программасы буенча ул 3 миллион сум күләмендә ярдәм алды. 2017 елда гаилә фермасы төзү программасы буенча – Радик Сафин, 2016 елда шул ук программа буенча Альбина Кожеватовалар ия булды. Шулай ук башлангыч фермерлар Рөстәм Вәлитов, Вячеслав Кожеватовлар – төрле елларда грантка ия булучылар, – дип таныштырып узды авыл җирлеге башлыгы Наталья Меншаева.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International