Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә чистарту корылмаларын яңартачаклар

14 сентябрь 2018 ел., җомга

Чистарту корылмалары

Район башлыгы Линар Закиров үз юлын күптән капиталь ремонт эшләре барган чистарту корылмаларын караудан башлады. Аларны төзекләндерүгә 118 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан бу мәсьәләләрне хәл итүне инде берничә еллар элек башлап җибәрде. Соңгы дүрт ел эчендә республиканың 32 биологик чистарту корылмасы төзекләндерелгән. Быел республика бюджетыннан бу максатларга 170 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Исемлеккә Бирюли, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Буа һәм Карабашның чистарту корылмалары кергән.

- Карабашның чистарту корылмаларын төзекләндерү кирәклеге мәсьәләсе узган елны ук көн темасына чыккан иде инде. Безгә ярдәм иткәне өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бүлеп бирелгән акчалар төзекләндерү өчен генә түгел, ә яңаларны төзү өчен дә җитә. Яңа чистарту корылмалары экология һәм чиста су мәсьәләсен хәл итә, – дип белдерде Линар Закиров.

Капиталь ремонт

Ремонт узмаган йортларда яшәүчеләр тизрәк үзләренә чират җиткәнен көтә. Быел Бөгелмә муниципаль районында 57 йортта капиталь төзекләндерү эшләре бара. Карабаш бистәсенең 7 күпфатирлы йорты шул исемлеккә кергән. Анда барган эшләргә район башлыгы Линар Закиров күз салды.

Строительная урамы, 5нче йорт һәм Мөхәммәтҗанов урамының 1, 3, 5, 7, 11 һәм 13нче йортларында бүгенге көндә капиталь ремонтлау эше төгәлләнеп килә.

Биредә эшләрне “ПСБ, “Юнистрой” һәм “Жилсервис” оешмалары башкара.

- Эшләр инде төгәлләнеп килә, тышкы стеналарны тиешле кыяфәткә китерү эшләрен башкарып чыгасы калды. Эчке системалар буенча инде эшләр куллануга тапшырылган. Подрядчы оешмалар техник тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган кимчелекләрне юк итү өстендә эш алып бара, – дип белдерде Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов.

Мәдәният чәчәк атсын дип

Узган елны Карабашның 60 еллык юбилей датасы алдыннан поселокның мәдәният йортын төзекләндерү буенча карар кабул ителә. Бүгенге көндә биредә эшләр төгәлләнгән. Милли учак бар куәткә эшен башлап җибәргән. Биредә күпсанлы түгәрәкләр эшләп килә. Кулдан әйберләр, рәсем ясау, курайда уйнау, бию, җырлау – күңелеңә кайсы шөгыль хуш килә, шуны сайларга була.

- Әлеге объектта эшләр башкару өчен “Татнефть” җәмгыяте финанс ярдәме күрсәтте. Аларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүген Карабаш мәдәният йорты районыбыздагы иң яхшы объектлар исемлегенә кертә алабыз, – дип

җиткерде Линар Закиров. Мәдәният йорты заманчалаштырылган, эчке бизәлеше күңелгә ятышлы.

Аның территориясендә шулай ук “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә балалар мәйданчыгы булдырылган.

Сәламәтлек тармагы

Карабаш амбулаториясендә төзекләндерү эшләре узган елны ук башланып киткән иде. Быел аның икенче этабы башкарылган. Эшләрнең сыйфаты белән район башлыгы Линар Закиров та танышып чыкты.

- Карабаш амбулаториясе күзгә күренеп үзгәрде. Бина яңартылды, тышкы стеналары матурланды. Эчке коммуникация эшләре инде бетеп килә, әлегә медицина җиһазлары китерүләрен генә көтәсе кала, - диде Линар Закиров.

Карабаш амбулаториясендә икенче этапка кергән эшләрне башкару өчен 14 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе Победа, Кодаш, Кызыл Чишмә, Иркен, Елховка авылларына хезмәт күрсәтә.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования