Татарстан Республикасы командасы “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” – 2018” VI милли чемпионатының финалында икенче урынга ия булды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Татарстан җыелма командасы составында Бөгелмә вәкилләре – эксперт Надежда Петрова һәм шәһәр төзелеш-техника көллиятенең 2нче курс студенты, конкурсант Алинә Мөэминова чыгыш ясадылар. Алар үзләрен “Буяу-малярлык һәм декоратив эшләр” номинациясендә күрсәтте.

Медаль зачетында 228 балл белән Татарстан Республикасы командасы икенче урынга ия булды. Милли чемпионат җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләр илне халыкара беренчелекләрдә күрсәтү өчен киңәйтелгән WorldSkills Russia милли җыелмасы составына керәчәк. Якындагысы – Будапештта үтәчәк Европа чемпионаты һәм Казанда узачак Дөнья чемпионаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International