Бөгелмәдә төзеләчәк яңа җәмигъ мәчетенең беренче нигез ташы салынды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Бөгелмәдә төзеләчәк яңа җәмигъ мәчетенең беренче нигез ташы салынды.
Тантанада ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР Көньяк-көнчыгышы казые Марат хәзрәт Мәрданшин, ТР Президент Аппараты вәкилләре, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров,Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Татарстанның төрле төбәкләреннән имам мөхтәсибләр, һәм шәһәр-районыбыз имамнары, шәһәрдәшләребез катнашты.
Бөгелмәлеләр өчен олуг вакыйга изге Коръән сүрәләрен укудан башланып китте. 
Җыелган җәмәгатьне башта Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Рөстәм улы сәламләде: 
– Шәһәрдә сан буенча алтынчы, районда унбишенче булачак мәчет төзелү – мөселманнар өчен зур вакыйга ул. Бөгелмә – күпмилләтле төбәк. Биредә төрле конфессия вәкилләре яши. Традицион диннәрдәге бар халык белән дә хезмәттәшлек итәбез, христианнарның да, мөселманнарның да игелекле башлангычларында теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәбез, – диде ул үз чыгышында. 
– Татарстан Республикасында рухиятне үстерү һәм мөселманнарда әхлаклылык тәрбияләү юнәлешендә алга таба хәрәкәт итеп, Аллага шөкер, яңа мәчетләр салу мөмкинлекләре ачылып тора. Бу вакыйга шәһәр өчен генә түгел, бөтен республикабыз өчен дә мөһим, – дип билгеләп үтте үз чыгышында әлеге вакыйганың әһәмиятенә басым ясап, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. 
– Бу заманда мәчет торгызу җиңел гамәлләрдән түгел. Әмма Аллаһының рәхмәте белән, бездә гыйбадәтханә төзү кебек шундый да зур һәм уртак эшне башлап җибәрү мөмкинлеге бар. Бу мәчет өммәтебезгә зур файда китерер дип ышанабыз, – диде Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов. 
Казый Марат хәзрәт Мәрданшин әйткән тәкъбир астында яңа мәчетнең нигезенә беренче таш куелды. Әлеге мөһим чара ахырында Коръән сүрәләре укып, җәмәгать белән бергәләп дога кылынды.
Бөгелмә мөхтәсибәте яңа җәмигъ мәчете өчен җир бүлеп биргән өчен – шәһәр хакимияте җитәкчелегенә һәм шулай ук әлеге проектны хуплаган инициативалы төркемгә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International