Бөгелмә районы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты катнашында нефть саммиты үтте

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Карабаш бистәсендә республикада «кара алтын» чыгара башлауга 75 ел тулуга багышланган Нефть саммиты үтте. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ул республиканың нефть, технология предприятиеләре һәм оешмаларының яңа эшләнмәләре урын алган күргәзмә белән танышты. Алар арасында «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» компаниясенең «Бөгелмә механика заводы», «РИТЭК» АҖ, «Кварт» ГАҖ, «Нефтех» ЯАҖ, «ЭЛКАМ», «ТатПром-Холдинг», «ТАПАРТ», «НПФ «Пакер» компанияләре, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты бар.

Татарстанның нефть элитасы тармакны алга таба үстерүдә консолидацияләнгән позиция булдыру өчен 17нче тапкыр җыелды.

Аерым алганда, «Татнефть» компаниясе «кара алтын» чыгаруда цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Моннан тыш, ТР Президентына «ТАНЕКО» Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының цифрлы «игезәге» хакында сөйләделәр. 

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International