Бөгелмәлеләр КАМАЗ-мастер экипажын күрә алачак

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Бөгелмәдә 14 июль көнне "Ефәк юл" Халыкара ралли катнашучылары парады узачак. Спорт бәйрәме кунакларын 13.00 сәгатьтә Техника йорты каршындагы мәйданда концерт программасы көтә. Теләге булганнар өчен фотозона эшлиячәк. Анда легендар ралли экипажы белән фотога төшеп булачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 20 июль көнне Әстерханнан старт алучы "Ефәк юл" ралли-марафонында "КАМАЗ-мастер" россия командасы 6 экипаж белән тәкъдим ителәчәк. Коллектив составында Чаллыдан җанатарларга яхшы таныш пилотлар, штурманнар һәм механиклар киләчәк.

Менә ул геройлар:

Пилот Э. Николаев; штурман Е. Яковлев; механик В. Рыбаков,

Пилот А. Каргинов; штурман А. Мокеев; механик И. Леонов,

Пилот Д. Сотников; штурман Р. Әхмәдиев; механик И. Мостафин,

Пилот А. Мардеев; штурман А. Беляев; механик А. Галәүтдинов,

Пилот А. Шибалов; штурман Д. Никитин; механик И. Романов,

Пилот С. Куприянов; штурман А. Куприянов; Д. Свистунов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International