Бөгелмәлеләр капиталь ремонт түләүләре өчен компенсация ала алачак

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Күп фатирлы торак йортларда яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәр өчен капиталь ремонт чыгымнары компенсацияләнә. Бу хактагы карар, ягъни компенсация бирү тәртибе турында Татарстан хөкүмәте сайтында басылган.
Россия төбәкләренә әлеге компенсацияне гамәлгә кую өчен бюджетара трансфертлар булачак. Бүленеп бирелүче субсидияләр торак йортта яшәүче пенсионерларга ялгыз булганда да, гаилә белән яшәгәндә дә бирелә. Аерым алганда, 70 яше тулган пенсионерларга түләүнең ярты өлеше, ә 80 яшьтән узганнарга тулаем бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International