Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Сабан туе уңаеннан мөрәҗәгате

2018 елның 16 июне, шимбә

Хөрмәтле бөгелмәлеләр, райондашлар! Кадерле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре!

2018 елның 16 июнендә – Сабан туе!

Татар халкының яраткан милли бәйрәме уңаеннан барчагызны да чын күңелдән тәбрик итәм!

Сабан туе озак еллар, гасырлар дәвамында татар халкының көтеп ала торган иң зур вакыйгаларыннан берсе булган. Халкыбыз, кайда гына яшәмәсен, бу милли бәйрәм туган тамырларга тартылырга, халкыңның иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә, форсат тудыра торган булган. Мәңге төкәнмәс тере чыганак булып, ул безнең милли мәдәниятебезне баетып, буыннарн арасындагы рухи элемтәләрне ныгытып тора.

Сабан туе – табигатьнең уянуы, халкыбызның тырыш һәм эшчәнлеге, кунакчыллыгы һәм юмартлыгы символы  ул. Буыннардан буыннарга күчеп килеп, иң матур йолаларны һәм рухи мирасны чагылдыра торган бәйрәм.

Бу бәйрәмдә шәһәр һәм район халкының табын муллыгын кайгыртып яшәүче тырыш авыл хезмәтчәннәренә дан җырлау матур традиция булып тора. Сабан туе батырлары, милли мәдәниятнең танылган вәкилләре белән беррәттән, нәкъ менә алар хаклы рәвештә иң мактаулы урыннарда торалар.

Мин ышанам, Сабан туенда катнашучы һәр кеше халкыбызның иң күркәм йола-традицияләре һәм мәдәни кыйммәтләреннән ләззәт алачак.

Күңелегез күтәренке, кәефегез көр булсын! Сәламәтлек, имимнлек, бәхет сезгә!

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International