Россия көнендә Яңа Александровка балалары өчен авыл мәдәният йорты тарафыннан дәүләт табигать тыюлыгына экскурсия оештырылды.
Яңа Александровка авыл җирлеге территориясендә урнашкан утчәчәк урманы – дәүләт табигать тыюлыгы. Әлеге участокта үсүче 150 төрдәге үсемлекләрнең 20се Татарстан Республикасының кызыл китабына кертелгән. Тыюлык фәнни-практик әһәмияткә ия.