Футбол ветераны Александр Снегирев истәлегенә багышлана

2018 елның 9 июне, шимбә

10 июньнән 15 июньгә кадәр Бөгелмәнең “Энергетик” стадионында футбол буенча Александр Снегирев истәлегенә багышланган V бөтенроссия турниры узды.
Башта Александр Снегиревның кем икәненә тукталып узыйк. Ул – Бөгелмә спортчысы, балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тренеры, һәвәскәр командалар арасында уздырылган Россия чемпионатында катнашкан футболчы.
Аның истәлегенә багышланган турнирда 2006 елда туган малайлардан торган 10 футбол командасы көч сынашты. Бөгелмә, Әлмәт, Ижау, Чаллы, Бозаулык, Казан, Тольятти футболчылары үз көчләрен сынап карады. Турнир ике группага бүленеп узды. 
Финал уеннарында Тольяттиның “Лада” командасы Ижауның “Зенит” командасы белән очрашты. Нәтиҗәдә, тольяттилылар 2:0 исәбе белән турнирның абсолют җиңүчесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International