30 майдан 30 июньгә кадәр республикада “Наркотикларсыз тормыш” профилактик акциясе уза. Иреклеләр активистлары, наркоконтроль оперуполномоченныйлары белән берлектә “Сосновка” лагеренда, “Вита” санаторий-профилакториясендә, Кече Бөгелмә, 13нче урта белем бирү мәктәпләрендә “Хәрәкәттә бул” спорт-уен квесты үткәрде. Аның максаты – яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.