Җәмәгать тирәлекләрен төзекләндерү: онлайн-тавыш бирү 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк

2018 елның 8 июне, җомга

2019-2022 елларга шәһәрне яшелләндерү-төзекләндерү буенча җәмәгать киңлекләре өчен онлайн тавыш бирү агымдагы елның 20 июненә кадәр дәвам итә.
Россиядә беренче тапкыр оештырылган онлайн-сораштыру ярдәмендә без үзебезнең күңелгә хуш килгән паркларны, скверларны, әйләнә-тирәбезне үзгәртүгә үз тавышыбызны бирә алабыз. Моның өчен ТР Дәүләт хезмәте (госуслугиРТ) сайтында “Ачык Татарстан” (“Открытый Татарстан”) бүлегендә сораштыруларга (“опрос жителей”) https://open.tatarstan.ru/polls/ кереп 20 июньгә кадәр тавыш бирүләрдә катнашу кирәк. 
Сораштыруларга тәкъдим ителгән исемлектә зәйлеләр “Мәктәп тавы”, Рафиков урамындагы парк, “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданы, Иске Зәйдәге Орджоникидзе мәйданы, Нефтьчеләр проспекты, Җиңү проспекты, Ленин, Төзүчеләр урамнарын төзекләндерү өчен үз сүзләрен әйтергә мөмкин.Тавыш бирүдә бер тапкыр гына катнашырга һәм берьюлы берничә объект өчен сүз әйтергә мөмкин. 
Иң күп тавыш җыйган проектлар 2019 елда төзекләндерү эшләре буенча республика программасына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International