Бөгелмә районында “Минем авыл – минем Татарстан” авылара социаль-мәдәни эстафета дәвам итә

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

31 май көнне Татар Димскәе авылы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөгелмә районы авыллары тарихын үстерү, яңартуга багышланган “Минем авыл – минем Татарстан” авылара социаль-мәдәни эстафета үтте.
     Социаль-мәдәни эстафета кысаларында, Татар Димскәе һәм Спас авыллары хезмәткәрләре тарафыннан, ул авылларның барлыкка килү тарихы, үсеше, якташларының хезмәт батырлыклары турында презентация күрсәтелде. Вокал, бию коллективлары һәм авыл мәдәният йорты солистлары катнашында концерт программасы оештырылды.
Кичә барышында сәхнәдән моңлы татар һәм рус җырлары яңгырады, кече ватанга, якын кешеләргә мәхәббәт турында шигырьләр укылды. Яшь катнашучылар тамашачыларны күңелле биюләре белән сөендерделәр. Авыл халкы үзешчән артистларның һәрбер чыгышын җылы алкышлар белән каршы алды.
       Эстафетаны һәм күчмә истәлек альбомын тапшырып, Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов үзенең чыгышында авыл тарихыннан кызыклы тарихи фактлар китерде, игътибарын әлеге вакыйганың мөһимлегенә юнәлтте һәм “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесе директоры И. Ибәтуллинага шундый мөһим иҗади проект булдырганы өчен рәхмәт белдерде. Спас авылы җирлеге башлыгы А. Ишкова, эстафетаны кабул итеп алып, җылы каршы алулары өчен күршеләргә рәхмәт әйтте һәм барча халыкны эстафетаның 24 июнь көнне Спас авылында үтәчәк икенче этабына чакырды.
     Чара җылы һәм дустана мохиттә үтте. Очрашу ахырында тамашачылар – 150ләп кеше, чын бәйрәм оештырулары өчен артистларны басып алкышлады. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International